+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Августа 2022, 10:45

Урыннан - башлангыч, дәүләттән - ярдәм

Башкортстанда урындагы башлангычларга ярдәм программалары проектларын финанслашуга беренче 228,6 миллион сум транш күчерелгән.

Урыннан - башлангыч, дәүләттән - ярдәмУрыннан - башлангыч, дәүләттән - ярдәм
Урыннан - башлангыч, дәүләттән - ярдәм

- Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә субсидияләр бирү, җирле әһәмияттәге аеруча актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен урындагы бюджетлардан, физик һәм юридик берәмлекләр акчаларыннан финанслау шартларында конкурс нигезендә башкарыла.

Урындагы башлангычларга ярдәм итү программалары проектларының төп төрләре - юлларны ремонтлау, территорияләрне һәм җирләү урыннарын төзекләндерү, мәктәп һәм балалар бакчаларын, мәдәният һәм ял учреждениеләрен ремонтлау һәм җиһазлау, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.

Агымдагы елда республика бюджетында урындагы башангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын финанслауга 500 миллион сум субсидияләр каралган. 2022 елда җиңүче проектларның гомум саны конкурс сайлап алуына рөхсәт ителгән 1125 гаризаның 645е тәшкил итте.

Район һәм шәһәр хакимиятләре, үз чиратларында, проектны финанслауны тәэмин итү турындагы документларны тапшырганнан соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча, субсидия исәбенә биләмә казнасына бюджетара трансферт күчерүне тәэмин итәләр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас