+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Августа 2022, 06:30

1 сентябрьгә мәктәпләр әзер булырга тиеш!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа уку елында патриотик тәрбия мәсьәләләренә аерым игътибар бирү зарурлыгын да сызык өстенә алды.

1 сентябрьгә мәктәпләр әзер булырга тиеш!1 сентябрьгә мәктәпләр әзер булырга тиеш!
1 сентябрьгә мәктәпләр әзер булырга тиеш!
Сишәмбе көнне ЦУРда узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Украина террито­рия­сендә махсус хәрби операциядә катнашкан ефрейтор Эдуард Әхмәтовка Жуков медален тапшырды. Ул Русия Президенты указы белән хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен бү­ләк­ләнде. Стәрлетамак егете Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре янында Каменка бистәсен азат иткәндә яраланган. “Без­нең егетләр Украина территориясендә махсус хәрби операциядә үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үти”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Украина территориясендә махсус хәрби операция үткән сугышчыларның хәрби һәм кешелек тәҗрибәсен дәүләт һәм гражданлык хезмәтен­дә кулланырга кушты. Аның фикеренчә, балалар белән эшләү теләге һәм тиешле тәҗрибәсе бул­ган очракта алар мәктәп дирек­­торларының патриотик тәрбия буенча киңәшчеләре булып эшли алыр иде. “Республика Башлыгы һәм Хөкүмәтнең кадрлар хезмә­тенә дә бу егетләргә игътибар итәргә кирәк. Чөнки алар хәрби тәҗрибә һәм чыныгу алып кайтачак. Яугирләр — ныклы ихтыярлы, көчле, патриотизмның һәм Ватаныбызның нәрсә икән­леген аңлый торган кешеләр”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы мәктәп­ләрне капиталь ремонтлауны аерым контрольдә тотарга кушты. “Анда күләмнәр һәм акчалар зур, 1 сентябрьгә эшләрне төгәлләргә кирәк, мәктәпләр әзер булырга тиеш”, — диде республика җитәк­чесе. Ул, шулай ук, яңа уку елында патриотик тәрбия мәсьәлә­лә­ренә зур игътибар бирү зарурлыгын билгеләп үтте. “Русия дәү­ләт флагын күтәрү һәм мәктәп­ләрдә ил гимнын башкару тантанасына да җитди карарга кирәк”, — дип мөрәҗәгать итте ул мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга.
Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты 1,4 тәшкил итә, Русия буенча да шулкадәр үк. Бу хакта сәла­мәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмә­туллин хәбәр итте. Русия Хөкүмә­тенең координация үзәге дашбордлары буенча, COVID-19 бе­лән авыручылар дәрәҗәсе 65 процентка арткан. Республиканың инфекцион госпитальләрендә дәвалау өчен 430 койка әзерлән-гән, ирекле койка фонды 12 процент тәшкил итә.
Азат Рәхмәтуллин хәбәр итүен­чә, 22 муниципалитет ревак­циналау буенча планны үтәгән. Республикада ревакциналау темп­лары яхшы, бу күрсәткеч буен­ча төбәк Русиядә иң яхшылар исәбенә керә. Әмма 11 муниципалитетта бу күрсәткеч 70 проценттан түбән­рәк. Алар арасында Сибай, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәр­ләре, Зилаер, Мәчетле, Иглин, Уфа, Баймак, Аскын, Ишембай һәм Мишкә районнары бар. “Бүген Башкортстанда коронавирус вәзгыяте тотрыклы, әмма бераз үсеш күзәтелә. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмат­лары буенча, сентябрь ахырына, октябрь башына коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артыр дип көтелә”, — дип белдерде Азат Рәхмәтул­лин. Ул, тәүлеклек ревакциналау темплары яхшы, 12-13 мең­гә якын кеше, дип өстәде. Республикада вакциналар җитәрлек.
Узган елдагы белән чагыштырганда, Башкортстанда юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар һәм аварияләр саны кимегән. Юл-транспорт һәлакәт­ләре саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда — 13,4 процентка, зыян күрүчеләр — 10,8 процентка (2251 кеше), ә һәлак булучылар 17,3 процентка (201 кеше) азайган. “Шул ук вакытта, июльдә генә дә республика территориясендә 52 кеше автомобиль һәлакәтләрендә зыян күргән. Без ведомствоара комиссия утырышында барлык мәсьә­ләләрне дә җентекле тикшердек һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру буенча комплекслы программа кабул итү зарурлыгы турында килештек. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел ахырына кадәр аны эшләп тапшырырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
“Уңайлы мохит” дәүләт программасы Башкортстанда 2016 елдан тормышка ашырыла, быел аның срогы тәмамлана. Програм­маның төп чараларының үтәлеше турында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев бәян итте. Әйтик, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы һәм Төзүчеләр ассоциациясе төзелеп килүче күпфатирлы йортларда аз хәрәкәтләнүче гражданнар төр­кем­нәре өчен киртәләрсез мохит булдыру таләпләре үтәлүен контрольгә алды. Дәүләт экспертизасы кысаларында проект документациясе аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен биналарга һәм корылмаларга үтеп керүне тәэмин итү буенча шартлар булу-булмавын тикшерә. Алар булмаганда объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелми. 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр 461 проект уңай бәяләмә алган.
Былтыр транспортка үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү кысаларында мөмкинлекләре чикле пассажирлар өчен җиһазланды­рыл­ган зур һәм урта класслы 220 автобус сатып алынган. Автовокзалларны һәм автостанцияләрне яңадан җиһазландыралар. Әйтик, 2015 елдан 2021 елга кадәр “Баш­автотранс” республиканың 15 автовокзалын үзгәртеп корган. Шундый ук чаралар Уфа аэропор­тында һәм тимер юл вокзалында да тормышка ашырыла. Күпфа­тирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасын тормышка ашыру барышында керү урыннары пандуслар белән җиһазландырыла. Шулай итеп, 2020 елдан башлап күпфа­тирлы 22 йортның инвалидлар яшәгән 22 подъездында пандуслар монтажланган. Бу эш дәвам итә.
Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше елның беренче яртысында — 19, ә экспорт күләме, уз­ган елдагы белән чагыштырганда, 25 процентка арткан. “Үсеш азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы (59,3), химия һәм каучук продукциясе (79,7), тукыма эшләнмәләре һәм аяк киеме (48,2), ягулык-энергетика товарлары (15,5), минераль продуктлар (14,7 процентка), шулай ук күн чималы, кыйммәтле тире исәбенә 4,7 тапкыр артты”, — ди­де киңәшмәдә тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчән­леге министры Маргарита Болычева.
Шул ук вакытта агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре буенча товар әйләнешендә, металл, машиналар, җиһазлар һәм транспорт чаралары җитештерүдә кимү күзәтелә. Экспорт буенча Баш­корт­­станның 10 контрагенты исем­­легендә Кытай, Казахстан, Латвия, Нидерланды, Белоруссия, Һиндстан, Төркия, Финляндия, Польша һәм Үзбәкстан бар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас