

Халык ике проек өчен тавыш бирүдә катнаша:
Илья Глазунов исемендәге Русия рәсем сәнгате академиясен тәмамлаучыларның 1 проекты. Рәссамнар Курск сугышының беренче этабына басым ясаган. Совет пехотасы, танклар һәм артиллерия җитмәүгә карамастан, тере калкан белән вермахтның элиталы танк частьларына каршы торган.
Е. Вучетичның гамәлгә ашырылмаган проекты белән «Греков студиясе» проекты. Монда Советлар Союзы һәм Германия армияләренең бәрелеше күрсәтелә, алар аллегорик яктан хәрби техника элементлары булган ике чөй-ук рәвешендә сурәтләнгән.
Тавыш бирү 23 августта тәмамланачак. Нәкъ шул көнне 1943 елда Курск сугышында немец-фашист гаскәрләре совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә. Курск сугышының 80 еллыгына мемориаль комплекс булдыру белән Русия Президенты күрсәтмәсе буенча Русия хәрби-тарихи җәмгыяте Курск өлкәсе хакимияте белән берлектә шөгыльләнә.
Фото: rvio.histrf.ru