"Дүрт көнлек ялымны Сәмәркандны һәм Бохараны Үзбәкстанның туристик энҗесе буларак өйрәнергә булдым. Ике шәһәр дә Тамерлан (Аксак Тимер) һәм аның нәсел варислары белән тыгыз бәйләнгән.
Минем төп максатым - Евразия күчмә цивилизацияләр музее формалашу нигезенә ятучы идеяләр белән тулылану. Без аны үзебезнең Чишмә районында булдырырга планлаштырабыз. Башкортстанда да Тамерлан белән бәйле урыннар бар, һәм без, һичшиксез, бу мирасны үстерәчәкбез.
Ә видеода - Бохарада Магоки-Әттәри мәчете, халыклар дуслыгының уникаль символы. Аны XII гасырда җимерелгән гыйбадәтханә урынында төзегәннәр. Бик сирәк факт - бу мәчеттә мөселманнар да, яһүдләр дә гыйбадәт кылган", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.