+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 август 2022, 14:00

Иран белән хезмәттәшлек ничек булыр?

23 августта Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Иран Ислам Республикасының сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Сейед Реза Фатеми Әмин белән очрашты. Эшлекле очрашу кысаларында яклар хезмәттәшлек инфраструктурасына һәм аларны гамәлгә ашыру юлларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Иран белән хезмәттәшлек ничек булыр?Иран белән хезмәттәшлек ничек булыр?
Иран белән хезмәттәшлек ничек булыр?

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләребезнең конструктив һәм динамик үсеше Көнчыгышта тотрыклылыкны һәм иминлекне, дуслыкны һәм үзара ышанычны ныгытырга ярдәм итә.

- Русиянең тышкы сәяси стратегиясе үзгәргәнче үк, без Көнчыгыш, Иран юнәлеше буенча интенсив эшләдек. Саннар турында сөйләсәк, беренче яртыеллыкта Башкортстан белән Иран арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 58 процентка арткан. Шул ук вакытта Башкортстаннан экспорт -53,5 процентка, ә импорт 46 тапкырга арткан, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Иран Ислам Республикасы делегациясенең Башкортстанга эш сәфәре вакытында Уфа шәһәре белән Үзәк провинция башкаласы Арак шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне билгеләү мөмкинлеге турында алдан килешенгән булуы билгеләнгән. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Иран партнерларына Стәрлетамак шәһәре белән Төньяк Хорасан провинциясе башкаласы Боджнурд шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Иран һәм Башкортстан арасында ирешелгән килешүләрне үстерү эше дәвам итә. Иран ягы тарафыннан "Агыйдел" елга йөк порты проекты турында мәгълүмат соралды. Шулай ук Иранга сөт эшкәртү, он һәм бодай сату буенча уртак производствоны оештыруда кызыксыну белдерелде.

- Уртак производствога килгәндә, без Башкортстан, Иран компанияләре уртак инвестицияләр белән шөгыльләнә алсын өчен бик кызыксынабыз. Тулаем алганда, уртак предприятие дә булдыра алыр идек, - дип билгеләде Иран Ислам Республикасы сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Сейед Реза Фатеми Әмин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас