Агымдагы елның җиде аенда Башкортстанда 1,6 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. 2021 елның гыйнвар-июль айлары белән чагыштырганда, үсеш 10,3 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Премьер-министр Андрей Назаров.
Торак тапшыру буенча Башкортстан хәзерге вакытта Идел буе федераль округында икенче урынны били. “Темплар яхшы. Шуңа карамастан, быел безнең алда шактый югары бурыч тора: 2,980 миллион квадрат метр торак тапшырырга, ә 2030 елга 4 миллионга чыгарга кирәк. Узган ел һәм агымдагы елның җиде ае динамикасы буенча шуны әйтәсем килә: бурыч катлаулы. Шуңа күрә монда күп юнәлешләр буенча билгеле бер эш алып бару, торак төзүчеләргә һәм халыкка ярдәм итү зарур, соңгылары нәтиҗәләргә зур өлеш кертә, үзенә торак төзи һәм безнең статистиканы яхшырта”, — дип йомгаклады Андрей Назаров.
Премьер-министр республикада коронавирус таралу уңаеннан борчылуын белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, күрсәткечләр начарлана бара. Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин аңлатуынча, Башкортстанда авырулар буенча мәгълүматлар гомумрусия күрсәткечләреннән нык аерылмый. Чир таралу коэффициенты республикада – 1,2, ә тулаем Русиядә 1,4 тәшкил итә. Соңгы атнада илдә коронавирус белән авыручылар саны 46 процентка арткан. Башкортстанда тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның яңа 257 очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 295 525 кеше тәшкил итә.
Соңгы 24 сәгатьтә республикада 251 кеше савыккан. Бүген йорт шартларында —1261 кеше, стационарларда 166 пациент дәвалана. 772 580 кеше ревакциналанган. Шул ук вакытта 25 муниципалитет 31 августка исәпләнгән планны үтәгән дә инде. Әмма Стәрлетамакта, Межгорьеда һәм Зилаер, Мәчетле, Уфа, Ишембай, Баймак, Аскын, Мишкә районнарында ревакцинация планы үтәлеше 70 проценттан азрак тәшкил итә.
Башкортстанда район һәм муниципалитет башлыкларына мәйданчыкларда балалар комлыкларын тулыландыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушылды. Киңәшмәдә ЦУР вәкиле Зубово авыл Советының Березовка авылында яңа уен комплексы төзелүен хәбәр итте. Әмма комлык буш кала, бу әти-әниләрдә канәгатьсезлек уяткан. Подрядчы контракт буенча ком китерергә тиеш түгел икән. Аны карап тоту өчен муниципаль хакимиятләр җаваплы.
Андрей Назаров балалар мәйданчыклары мәсьәләсен хәл итүне уйларга кушты. “Мин үзем бу проблема белән Уфада очраштым. Ком юклыгын күрсәтәләр. Ни өчен юк? “Бездә резина өслек җәелгән, аларга ком җәеп булмый. Шуңа күрә аны нәрсә белән алыштырырга дип уйлыйбыз”, — дип җавап бирәләр миңа подрядчылар. Алар инде эксплуатацияләү турында уйлый. Ә балаларга ком кирәк! Шуңа күрә биредә хәл итү юлларын табарга кирәк!” — диде Хөкүмәт Премьер-министры.
Башкортстанда аномаль эсселек аркасында 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр автомобильләрдә урманнарга керү чикләнәчәк. Узган атнада республикада дүрт урман янгыны теркәлгән, алар барысы да сүндерелгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. “Аномаль эссегә бәйле янгын хәвефе янау сәбәпле, республиканың бөтен территориясендә Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән граж-даннарның урманнарда булуы һәм аларга транспорт чараларын кертү чикләнәчәк”, — диде ул.
Хәзер гамәлдә урман янгыннары юк. Быел янгын хәвефе чоры башланганнан соң, барлыгы 298,460 гектар мәйданда 50 урман янгыны учагы дөрләгән. Республика урманнарында янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ә урман фондында янгын хәвефенең 3, 4 һәм 5 класслары фаразлана.
“Башкортстанның 1295 белем бирү оешмасының 1284е яңа уку елына әзер. Бу күрсәткеч файдалануга тапшыруга планлаштырылган санның 100 процентын тәшкил итә”, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Тагын 11 гомуми белем бирү оешмасы, ике еллык капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, кабул итүдә катнашмаган. Министр сүзләренә караганда, 1 сентябрьдә Башкортстанның 509 мең укучысы өчен уку елы башланачак, аларның 55 меңе беренче сыйныфка барачак, моннан тыш, республикада Донецкидан һәм Луганскидан мәҗбүри күченүчеләр гаиләләреннән 156 бала парта артына утырачак.
1 сентябрьдә Башкортстан мәктәпләре COVID-19 таралуына юл куймас өчен кирәкле санитар нормаларны үтәү өлешендә югары әзерлек режимында эшләячәк. Мәктәпләр ачылыр алдыннан ковидка каршы инспекторлар исемлеге төзеләчәк, дезинфекция чаралары ярдәмендә генераль җыештыру узачак, моннан тыш, рециркуляторларның төзеклеген тикшерәчәкләр һәм мәгариф учреждениеләре персоналын вакциналауны тәэмин итәчәкләр.
Шулай ук, мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итүнең башка төрләренә: янгын хәвефсезлеге, видеокүзәтү системалары, металл эзләгечләр белән җиһазландыруга да игътибар биреләчәк. Барлык гомуми белем бирү мәктәпләренең дә диярлек сакчылары бар. Биналарның 71 проценты — шәхси сак оешмалары, 29 проценты — штат, яисә аутсорсинг оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан саклана. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча эш планлаштырылган.
Республикада уку елы башланыр алдыннан мәктәпләр янындагы юл тамгалары буенча мөрәҗәгатьләр саны артты. Узган җиде көн эчендә Республикага идарә итү үзәгенә шундый 63 шикаять кергән. Аерым алганда, Уфада 160нчы лицей һәм Дәүләткилдиев исемендәге лицей-интернат каршында җәяүлеләр кичүе билгеләнмәгән. Андрей Назаров уку елы башланырга калган көннәрдә тамгаларны яңарту буенча эшне төгәлләргә кирәк, дип белдерде.
1 сентябрь алдыннан белем бирү учреждениеләренә юлларны яктырту мәсьәләсе актуаль булып кала. Аерым алганда, Жилино, Нагаево, Яңа Булгаково һәм “Цветы Башкирии” авылларында яшәүчеләр урам утлары булмауга зарлана. “Ата-аналар балаларының иминлеге өчен борчыла, чөнки әлеге торак пунктларда тротуарлар юк. Ә балаларга мәктәпкә яктыртылмаган юлдан йөрергә туры килә. Исегезгә төшерәм, мәктәпләргә барган юллар яктыртылырга тиеш”, — дип билгеләп үтте үз чыгышында ЦУР вәкиле Дмитрий Черенков.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.