+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 август 2022, 14:25

Русия банкы валютаны алуга чикләүләрне озайтты

Алар 2023 елның 9 мартына кадәр гамәлдә булачак. Чара Русия банкларына кулдан валюта сатып алуны тыя торган санкцияләр белән бәйле.

Русия банкы валютаны алуга чикләүләрне озайттыРусия банкы валютаны алуга чикләүләрне озайтты
Русия банкы валютаны алуга чикләүләрне озайтты

Әгәр валюта исәбе яисә вклад 2022 елның 9 мартына кадәр ачылган булса, аннан кулакча долларлар яисә евро алырга мөмкин.

10 мең АКШ долларын яки аларның еврога эквивалентын элеккечә кулакча валютада алырга мөмкин. Бу суммадан тыш валютаны үз исәпләреннән сумнарда гына алырга мөмкин. Сумнарда конвертация Үзәк Банкның рәсми курсыннан бирелү көненә ким була алмый торган банк курсы буенча уза.

Банклар теләгән һәркемгә кассаларына 2022 елның 9 апреленнән соң кергән евро һәм долларларда кулакча сата ала. Башка валюта сатуга чикләүләр юк.

Бу хакта тулырак - Үзәк банк сайтында: https://www.cbr.ru/press/event/?id=14059

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас