

- "Русияне яңадан ачабыз, бергә!" V Урыс географик җәмгыяте фестивале оешманың төп чарасы булып тора. Фестивальнең максаты - килүчеләрне Русия галимнәренең, Урыс географик җәмгыяте экспедицияләре, туристлык маршрутлары, Русия халыклары мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру, - диде Урыс географик җәмгыятенең башкарма директоры урынбасары Сергей Корлыханов. - Башкортстан барлык Урыс географик җәмгыяте фестивалендә катнашты, V фестиваль дә искәрмә булмады. Республика стендын карарга өлгергән башкала кунакларында Башкортстан халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше зур кызыксыну уята. Фестивальдә катнашучылар башкортларның борынгы традицияләре белән дә, хәзерге вакытта республиканың казанышлары һәм потенциалы белән дә таныша ала.
Урыс географик җәмгыяте географияне популярлаштыруга, Башкортстанның һәм тулаем Русиянең тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән республика белән күптәнге һәм тыгыз элемтәдә тора.
Башкортстан экспозициясе Мәскәү һәм Русия туроператорлары өчен республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте.
Фото: bashinform.ru