+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 август 2022, 10:40

Башкортстанда ике яңа юл буе сервисы комплексы барлыкка киләчәк

Юл буе сервисы өлкәсендә инвестицияләрнең гомум күләме 258 миллион сум булган ике инвестиция проекты бүген Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында башка ведомстволардагы белгечләр белән берлектә каралды.

Башкортстанда ике яңа юл буе сервисы комплексы барлыкка киләчәкБашкортстанда ике яңа юл буе сервисы комплексы барлыкка киләчәк
Башкортстанда ике яңа юл буе сервисы комплексы барлыкка киләчәк
- 2020 елның октябрендә Башкортстан Хөкүмәте юл буе сервисын үстерү концепциясен раслады, аның нигезендә без инвесторларга проектларын гамәлгә ашыру өчен максималь уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Аларга консультация, методик ярдәм күрсәтәбез, - дип билгеләде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Беренче проект Уфа районы территориясендә урнашачак юл буе кунакханәсен төзүне күздә тота. Инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары саны - 20.

Икенче проект - М5 федераль автомобиль юлында күпфункцияле юл буе комплексы төзү. Ул кунакханә, кафе, сәүдә рәтләре, автозапчастьлар кибете, техник хезмәт күрсәтү станциясе һәм шиномонтажны үз эченә алачак. Инвестор 58 миллион сум салырга һәм 15 яңа эш урыны булдырырга уйлый.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас