- Быелның сентябрендә 73 мандатны алыштыру буенча 41 сайлау кампаниясе планлаштырыла. Сайлауларны республиканың 26 муниципаль берәмлеге территориясендә 28 территориаль һәм 109 участок сайлау комиссияләре оештыра. Сайлаулар үткәреләчәк республика территориясендә сайлаучылар саны быел 1 июльгә 90 меңнән артык кеше тәшкил итә. Безнең бурыч - сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, террорчылык актларын, экстремистик акцияләрне һәм хокукка каршы башка гамәлләрне булдырмау өчен чаралар комплексы оештыру, - диде Ирек Сәгыйтов.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, яңа уку елы башлануга багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында фикер алышты.
Ирек Сәгыйтов искә төшергәнчә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчеләр, педагог хезмәткәрләр һәм персонал белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу, яки килеп чыгу куркынычы янаган очракта эш-гамәлләр кылу буенча гамәли дәресләр үткәрү зарурлыгы турында йөкләмәләр биргән.
- Хәзерге вакытта республиканың мәгариф системасында 3,5 меңнән артык учреждение исәпләнә. Аларда иминлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирергә һәм укучыларның мәгариф учреждениеләрендә хәвефсезлеген тәэмин итү буенча мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк, - дип билгеләде вице-премьер.
Киңәшмә барышында җаваплы кешеләргә, төрле планнан тыш хәлләр барлыкка килгәндә эш предметына инструктажлар һәм практик күнегүләр, барлык профилактик чараларны вакытында оештыру турында, шул исәптән эвакуация буенча махсус күнегүләр үткәрүне дә кертеп, йөкләмәләр бирелде.
Аерым игътибар янгын сүндерү чараларын тикшерүгә, видеокүзәтүнең төзеклегенә һәм запас чыгу юлларының каршылыксыз булуына юнәлтелде.
Фото: pravitelstvorb.ru