+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Августа 2022, 11:12

Республика Башлыгы грантын 56 оешма алачак

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен икенче грант конкурсында җиңүчеләрнең исемлеге расланды.

Республика Башлыгы грантын 56 оешма алачакРеспублика Башлыгы грантын 56 оешма алачак
Республика Башлыгы грантын 56 оешма алачак

Башкортстан Башлыгының грантлар фондының конкурс комиссиясе гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен икенче грант конкурсында җиңүчеләрнең исемлеген раслады. Аңа республиканың 56 оешмасы керде.

Җиңүче проектлар арасында иң популяр конкурс юнәлешләре: фән, мәгариф (12 проект); социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклау (12 проект); мәдәният, сәнгать, тарихи хәтерне саклап калу (11 проект).

Җиңүче һәр проект үзенчә үзенчәлекле һәм актуаль социаль проблемаларны хәл итә. Башкортстан пионерларының Яңавыл районы буенча урындагы бүлекчәсенең “Тормыш чишмәсе” проекты кысаларында 5-8нче сыйныф укучылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар “Булачак эшкуарларның финанс грамоталыгы” программасы буенча укулар узачак, анда финанс инструментлары турында гына түгел, үзләрен бизнес булдыручы ролендә дә сынап караячаклар.

«Бүгенгә, беренче чиратта, һәр проектның социаль нәтиҗәлелеге мөһим. Хәзер грантлар конкурсларында сыйфатлы социаль үзгәрешләр алу өчен катнашучы оешмаларны өйрәтү мөһим, - диде Фондның Конкурс комиссиясе рәисе Ольга Панчихина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас