+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 август 2022, 12:05

Эшче төркем Уфада мәктәпләр янында юл хәрәкәте иминлеген тикшерде

Комиссия составына Башкортстаннан Дәүләт думасы депутатлары Эльвира Аеткулова һәм Динар Гыйльметдинов, Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, «Русия әтиләре» иҗтимагый оешмалары активистлары, «Яшь гвардия» вәкилләре керде.  

Эшче төркем Уфада мәктәпләр янында юл хәрәкәте иминлеген тикшердеЭшче төркем Уфада мәктәпләр янында юл хәрәкәте иминлеген тикшерде
Эшче төркем Уфада мәктәпләр янында юл хәрәкәте иминлеген тикшерде

- Үткәрелгән мониторинг балаларның иминлеге турында без Белем көне алдыннан гына искә алабыз дигән сүз түгел. Планлы эш даими алып барылды, ә соңгы елларда мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренә игътибар аеруча зур. Республика башлыгы Радий Фәрит улы башта ук юл хәрәкәте темасына мөмкин кадәр җаваплы карады, юл челтәренең торышыннан алып, кагыйдә бозуларны фотовидеотеркәүгә кадәр проблемаларны хәл итү өчен яшел утны кабызды, — дип ассызыклады Динар Гыйльметдинов. — Безнең бүгенге бурыч – контрольдә тоту, кайда, нәрсә, ничек икәнен аңлату, килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итү.

- Безнең рейд агымдагы хәлне кәгазьдә генә түгел, ә чынбарлыкта карарга мөмкинлек бирә. Аннары без зур анализ әзерләячәкбез. Бүгенге мониторинг күрсәткәнчә, уку елы алдыннан күпме генә рейдлар уздырсак та, муниципалитетларга эшләргә кирәк, — ди «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57066

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас