+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Августа 2022, 08:40

Кадастр исәбенә куелган күпфатирлы торак йортлар саны арта

Елның беренче яртысында Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе дәүләт күпфатирлы 65 торак йортны кадастр исәбенә куйган, шул ук вакытта узган елда шундый ук вакыт эчендә исәпкә 63 йорт куелган булган. Бу хакта төбәк ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кадастр исәбенә куелган күпфатирлы торак йортлар саны артаКадастр исәбенә куелган күпфатирлы торак йортлар саны арта
Кадастр исәбенә куелган күпфатирлы торак йортлар саны арта

«Башкортстанда территорияләрне комплекслы үстерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелешләр дәвам итә. 2022 елның 1 июленнән күпфатирлы йорт биләгән һәм аның составына керә торган җир кишәрлегенең урнашу схемасы нигезендә мөмкин.

Бу документны әзерләү, территорияне ызанлау проектына караганда, шактый җиңелрәк. Схема расланганчы җәмәгатьчелек фикер алышуы, яки халык алдында тыңлаулар узарга тиеш», - дигән мәгълүмат бирде республика буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Низаметдинова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас