

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин билгеләп үткәнчә, республикада сәяси репрессия корбаннары турында хәтерне саклауга зур игътибар бирелә, тарихның фаҗигале мизгелләре беркайчан да онытылмаячак.
- Бу залда үзенчәлекле тарихка һәм аның сабакларына битараф булмаган кешеләр җыелды. Аны тергезүче битләр бөртекләп җыела. Гаделлеккә, объективлыкка һәм дөреслеккә ирешелә. Монда без сезнең белән абсолют теләктәш. Сәяси репрессия корбаннары буенча мәгълүматның төп чыганагы булып архивлар тора. Төрле елларда, бигрәк тә 20нче гасырның соңгы унъеллыгында, аларның туганнары һәм якыннарының тормышындагы фаҗигале борылыш хәл-шартларын ачыкларга тырышкан дистәләгән мең кеше үз сорауларына җавап алды. Болар барысы да киләчәк буыннар өчен бик мөһим, һәм без тарихыбызның бу фаҗигале битләрен беркайчан да онытмаячакбыз, - дип билгеләп үтте Максим Забелин.
Республиканың Милли архивында 1920-50 еллардагы киңкүләм репрессияләргә, реабилиатцияләү сәясәтенә кагылышлы зур документлар тупланган 169 фонд төзелде. Ел саен 30 октябрьдә, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Милли архив документлар күргәзмәсен оештыра, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсияләр үткәрә.
Башкортстанның күптомлы “Хәтер китабы” басылып чыкты, анда репрессияләнүчеләрнең дистәләгән мең исеме бар. Күп шәһәрләрдә һәм районнарда репрессия корбаннары истәлегенә мемориаллар урнаштырылган. Республика мәктәпләре репрессияләнгән гражданнар арасыннан күренекле эшлеклеләрнең исемнәрен йөртә.
Галимнәр һәм музей белгечләре актив тикшеренү һәм мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара. Башкортстан Милли музее 1987 елдан ук репрессияләнүчеләрнең хәтерен мәңгеләштерү эшен башлады, ул бүген дә дәвам итә.
- Республика Милли музее белгечләре «Кире кайтарылган исемнәр» музеен булдыру өстендә эшлиләр. Аның экспозициясендә Башкортстанның күренекле шәхесләре, шул исәптән сәяси репрессия корбаннары биографиясе һәм эшчәнлеге чагылыш табачак.
Республикада күренекле дипломат, Согуд Гарәбстанында Советлар Союзының илчесе, Башкортстанда туган Кәрим Хәкимовның истәлеге мәңгеләштерелде. Милли музей фондларында гарәп Көнчыгыш илләрендә Кәрим Хәкимовның язмышы һәм дипломатик эшчәнлеге турындагы документларның зур коллекциясе формалаштырылган. Аның биографиясен һәм мирасын тикшерү һәм популярлаштыру үзәге булып Бишбүләк районы Дүсән авылында Кәрим Хәкимов музее тора. Кире кайтарылган исемнәр тарих, әдәбият, җәмгыять белеме буенча белем бирү программаларына кертелә. Сәяси репрессия корбаннарының язмышы университет студентлары һәм мәктәп укучылары өчен тикшеренүләр темасы була. Бу зур һәм бик мөһим эш, һичшиксез, дәвам итәчәк.
Соңгы өч Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары миллиард сумнан артык Русия Президенты һәм республика Башлыгы грантларын җәлеп итте. Безнең өчен халкыбызның гражданлык активлыгы елдан-ел арта баруы мөһим. Республика коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый активистлар саны буенча төбәкләр бишлегенә керә, - дип билгеләде Максим Забелин.
Аның сүзләренә караганда, узган гражданнар форумнарында бердәм республика грант операторы - Башкортстан Башлыгы грантлар фонды оешмасына китергән мөһим карарлар кабул ителде, республика Иҗтимагый палатасына закон чыгару инициативасы хокукы бирелде. Ел саен республикада социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итүгә 250 миллион сумнан артык акча бүленә. Фонд эшләгән вакытта 400гә якын проект финанс ярдәме алган.
Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев ассызыклаганча, республикада соңгы елларда гражданлык җәмгыятен үстерү, коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм буенча зур эш башкарылган, республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча бик көчле совет булдырылган.
- Иң мөһиме, сез Башкортстанның героик битләрен генә түгел, фаҗигале битләрен дә саклыйсыз. Кичә без Ишембай районында Торатау тавы итәгендәге ГУЛАГның элекке махсус лагере урынында булдык, безне Башкортстан табигате һәм аңа гашыйк булган кешеләр сокландырды. Экскурсия безгә бик ошады, - диде Валерий Фадеев.
Фото: bashinform.ru