+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2022, 10:40

Туган көнең белән, Шәйморатов!

Бүген Кырмыскалы районының Шәйморат авылында Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 123 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Туган көнең белән, Шәйморатов!Туган көнең белән, Шәйморатов!
Туган көнең белән, Шәйморатов!
Бүгенге чарага Миңнегали Минһаҗ улының Уфа шәһәрендә һәм Кырмыскалы районында яшәүче күпсанлы туганнарының килүе дә зур әһәмият өстәде.

Тантаналы чара кунаклары - Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстанның Хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге советы рәисе Тимерҗан Рәҗәпов, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, “Шәйморатов” дигән документаль роман авторы Флүр Галимов, Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча хәрби комиссар һәм башкалар, Миңнегали Шәйморатовның батырлыгын искә алып, аның илебез тарихында зур әһәмияткә ия булуын билгеләп уздылар.

- Бүген без Миңнегали Шәйморатовның тууына 123 ел тулуны билгелибез. Якташыбызның батырлыгы, лидерлык һәм эшлеклелек сыйфатлары белән соклануыбызны яшермибез, киресенчә, аның үрнәгендә актив патриотик эш алып барабыз, балаларга геройларыбыз турында сөйлибез. Безнең бурыч – илебезнең тарихын яхшы белүче һәм хөрмәт итүче патриотлар тәрбияләү. Һәм без бу эшне уңшлы алып барабыз. 2020 елда тарихи гаделлек кайтарылды – республика Башлыгы Радий Хәбировның тырышлыгы белән якташыбызга "Русия Герое" исеме бирелде. Моның өчен без аңа аеруча рәхмәтлебез, - диде Әлфир Фәрхәт улы.

Шулай ук бу көнне Русия Федерациясе Президенты боерыгы белән хәрби бурычын үтәгәндә кыюлык, героизм күрсәткән өчен Максим Багавеев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу бүләкне аның әнисенә район хакимияте башлыгы тапшырды.

Әлбәттә, бу мизгелдә җыелучыларның күбесе күз яшьләренә ирек бирде. Шул ук вакытта чын батырлар, илебез сакчыларын тәрбияләгән Анага рәхмәт сүзләре булып та ирешкәндер.

Митингта катнашучыларның бер өлеше – “Яшь армияче” Бөтенрусия хәрәкәте әгъзалары. Әйткәндәй, бүген аларның сафлары тагын да тулыланды. Кызлар һәм малайлар, илебезгә тугры булырга ант биреп, әлеге сафларга керде.

Аннары кунакларны Шәйморат авылындагы күпфункцияле авыл клубында урнашкан күргәзмә залында кабул иттеләр.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас