+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2022, 14:30

Туган якны юкка гына «көч туплау урыны» дип атамыйлар

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Туган якны юкка гына «көч туплау урыны» дип атамыйларТуган якны юкка гына «көч туплау урыны» дип атамыйлар
Туган якны юкка гына «көч туплау урыны» дип атамыйлар

“Авыргазы районы - минем туган ягым, мин шунда тудым һәм үстем. Якташларымның хәлен белергә тырышам. Мин аларның уңышлары һәм проблемалары турында барысын да беләм, әлбәттә. Кулымны пульста тотам.

Бүген туган авылым Мостафада булдым. Биредә РАЙПО линиясе буенча уңайлы кибет һәм яңа балалар спорт мәйданчыгы ачылды. Бу спорт почмагы - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган "Атайсал" проекты кысаларында минем кече Ватаным үсешенә керткән өлешем. Балаларга да, өлкәннәргә дә биредә физкультура белән шөгыльләнү кызыклы булыр дип өметләнәм. Һәрхәлдә, мин моны бик теләр идем.

Туган йортка кайтып килгәч, икенче сулыш ачылгандай булды. Туган якларны юкка гына «көч туплау урыны» дип атамыйлар. Рәхмәт, якташлар, җылы кабул итүегез өчен!

Яхшы ял көннәре, дуслар!” – дип яза Ирек Сәгыйтов.

Фото: vk.com/ireksagitov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас