+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Августа 2022, 06:25

"Башавтотранс"ка 37 автобус тапшырылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Башавтотранс"ка 37 автобус тапшырылды"Башавтотранс"ка 37 автобус тапшырылды
"Башавтотранс"ка 37 автобус тапшырылды


“Уфаның транспорт системасын камилләштерү өстендә эшне дәвам итәбез. Бүген "Башавтотранс"ка 37 яңа автобус тапшырдык. Алар инде хәзер үк Затон, Дим, Сипайлово, Инорс халкына хезмәт күрсәтә торган иң кирәкле маршрутларга чыгачак.

Зур класслы автобуслар газ моторлы, экологик һәм экономияле ягулыкта эшли. Яңа «НефАЗ»лар уңайлы мохит таләпләренә туры килә, алар аз хәрәкәтләнүче пассажирларга да исәпләнгән, иң заманча стандартлар буенча җиһазландырылган - салонда электрон табло, машина йөртүче өчен тахограф, видеокүзәтү системасы, җылыту системасы белән кондиционер һәм хәтта USB-розетка, соңгылары ярдәмендә пассажирлар телефонына зарядка җыярга мөмкин.

Автопаркны яңарту эшен туктатмыйбыз. Сентябрьдә Нефтекама заводы җитештергән тагын 33 автобус кайтачак. Моннан тыш, республика Русия Транспорт министрлыгында сайлап алу узды һәм федераль бюджеттан "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында автобуслар сатып алуга субсидия алачак. Бу партиядән 35 автобусны без 2023 елның беренче кварталында көтәбез.

Безнең максат - илдә иң яхшы транспорт системаларының берсен булдыру, һәм без моңа эзлекле рәвештә барабыз.

Машина йөртүчеләргә - яхшы юллар, ә пассажирларга - уңайлы һәм куркынычсыз сәфәрләр!” – дип яза Радий Хәбиров.

Фото: vk.com/radiyhabirov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас