+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Августа 2022, 17:02

Һәркемгә уңайлы һәм хәвефсез булсыннар

Башкортстан Башлыгы үтәргән атналык оператив киңәшмәдә «Башкортстан ихаталары» программасын реализацияләү буенча якынча йомгак ясалды.

Һәркемгә уңайлы һәм хәвефсез булсыннарҺәркемгә уңайлы һәм хәвефсез булсыннар
Һәркемгә уңайлы һәм хәвефсез булсыннар

- 2022 елда төзекләндерү өчен финанс чыгымнарының гомум суммасы 1,06 миллиард сум тәшкил итә. Бу 30 сентябрьгә кадәр 28 муниципалитетта 200 ихатаны, күпфатирлы 236 йортны ремонтларга, 4,5 мең парковка урынын, 165 балалар һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова. - Әйтик, эшләрне 95 процентка үтәдек. Күмертауда кварталны төзекләндерү проектын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Октябрь аенда каучук белән капланган универсаль хоккей тартмасы урнаштырылды.

2022 елда подъездларны комплекслы ремонтлау программасы буенча күпфатирлы 304 йортта 896 подъездны яңарту төгәлләнә. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе эшләрне бары тик йортларда яшәүчеләр кабул иткәннән соң гына түләячәкләрен ассызыклады.

– 1 октябрьгә кадәр программа кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр яши торган җиде подъездны перилалар һәм пандуслар белән җиһазлыйбыз, – дип өстәде Ирина Голованова.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә 2023 елда күпфатирлы йортларда урнаштырыла торган пандуслар санын арттыру мөмкинлеген карарга кушты.

- Инвалидлар эшләре буенча Координация советының якындагы утырышында бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас