

Төбәк җитәкчесе якташ сугышчыларның казанышларын билгеләп үтте, шулай ук һәлак булган сугышчыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгын, кыюлыгын һәм патриотлыгын ассызыклады.
- Бу залда - чын ирләр, сугышчылар, Ватаныбызны саклаучылар. Махсус хәрби операциядә каһарман катнашучылар һәм һәлак булган туганнарыбызның туганнары, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Барыгызга да чын күңелдән тирән хөрмәт белдерәсем килә. Сезгә дә, безнең янда булмаганнарга да баш иясем килә. Без һәрвакытта да һәлак булганнарны истә тотачакбыз, аларның гаиләләре турында кайгыртачакбыз.
Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минутлык тынлык урнашты.
Республика җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашкан Башкортстан хәрби хезмәткәрләренә Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Ата-аналарга шундый матур уллар, туганнар һәм якыннар тәрбияләгән өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Бүгенге бүләкләр - Русия һәм Донбасс халыкларының сезнең хезмәтегез, ант һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәте ул. Безнең тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә! Исән-имин кайтуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә төбәкнең хакимият органнарында, ведомстволарында һәм оешмаларында эшләүгә элекке хәрби хезмәткәрләрне җәлеп итүне йөкләде.