Махсус хәрби операция кысаларында бурычларны үтәү өчен киткән Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон составында Кушнаренко районыннан "Мото-Тайфун" клубы тренеры да бар.
Клуб укучылары үз тренерына һәм батальонның барлык сугышчыларына теләктәшлек белдерергә карар кылды. Бу җәһәттән алар Кушнаренко авылында патриотик мотойөреш оештырды.