+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Августа 2022, 16:54

Ата-бабаларыбыз ничек яшәгән?

Табылдыклар ни турында сөйли?

Ата-бабаларыбыз ничек яшәгән?Ата-бабаларыбыз ничек яшәгән?
Ата-бабаларыбыз ничек яшәгән?

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Турахан мавзолее территориясендә цивилизацияләрнең Евразия музеен төзү буенча эш төркеменең күчмә киңәшмәсен үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, музей проектын төбәк җитәкчесе быел июльдә "Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим итте. Яңа объект Турахан һәм Хөсәен бәкнең Алтын Урда таш төрбәсен концептуаль рәвештә берләштерәчәк.

Радий Хәбиров Турахан мавзолее янында казыну эшләре барышы белән танышты. Биредә мөселман каберләре табылган, археологлар алты күмү урынын тапкан. "Иран" тарих-археология музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе мөдире Рамил Насретдинов некрополь XIV гасыр белән даталана, дип сөйләде. Күмү яшен тәгаен мәетләрнең калдыкларын радиоуглерод анализы уздырганнан соң белергә мөмкин булачак. Якын арада табылдыклар урынына антропологлар киләчәк, алар баш сөякләрен 3D сканерлаганнан соң монда җирләнгән кешеләрнең образларын яңадан төзи алачак.

Мавзолей каршындагы мәйданчыкта Радий Хәбиров шулай ук Уфа районының Подымалово авылы янындагы археологик казыну эшләре вакытында табылган артефактлар күргәзмәсен карады.

- Республика территориясендә беренче тапкыр өч мичнең хәрабәләрен таптык, алар, мөгаен, Алтын Урда чорының һөнәрчелек үзәге булган ниндидер җитештерү комплексы булгандыр, - дип сөйләде Илшат Бахшиев. - “Подымалово-1” авыллыгы Турахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Шуңа күрә күчмә цивилизацияләр музее Башкортстанда Алтын Урда археологиясен үстерү өчен этәргеч булырга тиеш.

- Без бөек ачышлар бусагасында торабыз. Халкыбызның тарихы серләр һәм ак таплар белән тулы. Без аларны акрынлап ачабыз. Безгә, һичшиксез, бөек кеше булган Тура ханның шәхесен өйрәнеп бетерү мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без биредә күчмә цивилизацияләр Евразия музеен төзү турында карар кабул иттек, халкыбыз тарихка, этнографиягә, борынгы көнкүрешкә чума алсын өчен.

- Турахан мавзолее - Башкортстанның энҗе бөртеге. Әлегә без зур юлның башында гына. Шунысы мөһим, яңа музей комплексы кызыклы предметлар тупланмасы белән генә булмаячак. Без биредә Евразия материгы өчен иң мөһим тарихи чорларның берсен өйрәнү буенча җитди фәнни-тикшеренү үзәге булдырырга планлаштырабыз. Бу урынның потенциалы зур - фәнни, мәгариф, туристлык, һөнәрчелек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу Башкортстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итүнең тагын бер мөһим ноктасы булыр дип ышанам.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас