

Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик теркәү буенча 1800дән артык камера бар. Автоинспекторлар сүзләренчә, бу юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. ЮХХДИ хезмәткәрләре Транспорт министрлыгыннан коллегалар белән бергә ачыклаган иң проблемалы участокларда урнаштырылган.
Фотога төшерү камералары автоматик режимда эшли.
Юлның билгеле бер өлешендә тизлек билгеләр белән көйләнә. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, торак пунктларда рөхсәт ителгән тизлек - сәгатенә 60 километр, торак пунктлардан читтә - 90 километр.
Шушы көннәрдә урнаштырылган махсус тамгалау машина йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм светофор сигналын күчергәндә башка хәрәкәт катнашучыларына комачауламас өчен, юл чатында үз урынын билгеләргә ярдәм итә.
Бу хакта биредәге видеоязмада.