Элегрәк Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко "Технопром-2022" форумында төбәкләрдә һәм сәнәгать оешмаларында фәнни-технологик үсеш буенча урынбасарлар институтын булдырырга тәкъдим итте. Ул үзенә күрә "фәнни спецназ" булырга тиеш.
Александр Шельдяев белән очрашуда Радий Хәбиров министрга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, республика сәнәгате яхшы уңышлар күрсәтә, дип билгеләп үтте.
- Ике ел рәттән Башкортстан сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча Русиядә беренче урында тора. Бу Сезнең министрлыгыгызның һәм предприятие җитәкчеләренең, шулай ук анда эшләүче хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсе, - диде Радий Хәбиров. - Вакыт безнең алга яңа бурычлар куя. Без хәзер безнең сәнәгать һәм икътисадыбызның фәнни нигездә үсеше күтәрелүнең критик әһәмияткә ия булуын төгәл аңлыйбыз. Болар - фән һәм сәнәгатьнең, алга киткән технологияләрнең, тулаем республиканың технологик үсеш стратегиясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре. Бу - бик актуаль һәм бик мөһим мәсьәлә. Шуңа бәйле рәвештә мин фәнни-технологик үсеш буенча Премьер-министр урынбасары вазыйфасын булдыру турында карар кабул иттем.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа вице-премьер инновацион технологияләр һәм сәнәгать, фән, сәнәгать һәм бизнес интеграциясе, бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге белән багланышлар үсешенә игътибарны юнәлтергә тиеш.
- Асылда, бу - безнең республиканың "фәнни спецназын" булдыру, аның турында Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Николаевич Чернышенко сөйләде, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Сезнең тәҗрибәгезне исәпкә алып, Александр Николаевич, эшегезнең нәтиҗәлелеген дә исәпкә алып, Сезгә бу юнәлешне җитәкләргә тәкъдим итәм.
Александр Шельдяев Башкортстан Башлыгына ышанычы өчен рәхмәт белдерде.
- Безнең предприятиеләр һәм бизнес фән, университетлар, колледжлар белән элемтәләрне ныгытуга мохтаҗ. Шуңа күрә мондый карар вакытлы дип уйлыйм, - диде министр. - Күрсәтелгән ышанычны акларга тырышырмын.
Радий Хәбиров Александр Шельдяевка яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм якын арада тиешле указга кул куячакмын, дип өстәде.
Фото: glavarb.ru