+20 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 август 2022, 17:01

Өлешчеләр җитди ярдәмгә мохтаҗ

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында төзелештә өлешләтә катнашучыларның хокукларын тергезү мәсьәләләре буенча Русия Генераль прокуратурасының ведомствоара киңәшмәсендә катнашты.

Өлешчеләр җитди ярдәмгә мохтаҗӨлешчеләр җитди ярдәмгә мохтаҗ
Өлешчеләр җитди ярдәмгә мохтаҗ

Фикер алышу барышында соңгы ике елда илдә өлешле төзелешнең 1,8 меңнән артык проблемалы объектына карата мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкинлек биргән прокурорларның, вәкаләтле органнарның һәм оешмаларның уртак эшен билгеләп үттеләр.

Ел башыннан төрле җаваплылыкка 7 мең вазыйфалы һәм юридик берәмлек җәлеп ителгән. Прокурор тикшерүләре материаллары буенча 34 җинаять эше кузгаттылар. Кабул ителгән чаралар проблемалы 229 төзелеш мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итте, яңа торак яки компенсация түләүләрен якынча 17,3 мең кеше алды.

Шул ук вакытта киңәшмәдә төзүчеләрне контрольдә тоту дәрәҗәсен арттырырга, проблемалы объектларны тергезү срокларын бозуга юл куймаска һәм өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча тулы чаралар күрергә кирәк, дип билгеләп үттеләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 2022 елның 30 августына проблемалы объектларның бердәм реестрында - 80 "озайлы төзелеш", алар буенча 3,6 мең кеше хокукларын тергезергә кирәк. Йортлар төзү һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләү өчен республика Территорияләрне үстерү федераль фонды белән тыгыз элемтәдә тора. Фондның күзәтчелек советы төбәкнең проблемалы 77 объектына карата карар кабул итте. Шуларның 39ы - төзеп бетерү, 38е - компенсация түләү турында. Фонд ярдәме белән Башкортстанда яшәүче 3 меңгә якын кеше хокукларын тергезде. Компенсацияләр суммасы 7 миллиард сум тәшкил итте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас