

Мәскәү — ул башкала,
Туган ил йөрәге!
Бар илләр халкының
Тынычлык терәге!
Мин беренче сыйныфка барган 1985 елның 1 сентябреннән кырык елга якын вакыт үтсә дә, тәүге уку китабындагы шушы шигырь юллары әле булса күңел түрендә саклана. Әйе, ул чордагы укыту системасында, хәер, гомум җәмгыятьтә дә патриотик тәрбия шулкадәр югары урында һәм көчле иде ки, туган илгә, Ватанга сөю төшенчәсе бала күңеленә мәктәп бусагасын атлап керү белән салына иде. Һәм бөтен система бердәм рәвештә шушы максатта эшләде.
Агымдагы ел башыннан Русиягә каршы яңа көч һәм алымнар белән ябырылган аерым көнбатыш дәүләтләрнең мәкерле сәясәте һәм илебез эчендә дә кайбер сәламәт булмаган көчләрнең аларга чәбәкәйләп хуплавы, СССР таркалганнан соң, кызганычка каршы, яшь буын арасында идеологик эшнең дә, патриотик тәрбия чараларының да җитәрлек булмавын күрсәтте. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә агымдагы уку елында мәктәпләрдә патриотик тәрбия эшенә игътибарны бермәбер арттыру дәүләт дәрәҗәсендә иң өстенлекле бурыч буларак билгеләнде. Һәм мәктәпләрдә, башка мәгариф учреждениеләрендә генә дә түгел. Гомум җәмгыятьтә дә ватанпәрвәрлек тойгысын ныгыту, Русиягә, аның башкаласы — Мәскәүгә, һәркайсының бай һәм тирән тарихы булган илнең башка шәһәрләренә һәм төбәкләренә карата халыкта, бигрәк тә яшь буында хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, аларны данлау, шулай ук, көнүзәк идеологик бурыч булып тора.
Әйтергә кирәк, Урыс география җәмгыятенең Мәскәүнең “Зарядье” паркында быел 18-28 августта үткән V фестивале нәкъ шушы максатка юнәлтелгән колачлы һәм мөһим чараларның берсе булып тора да инде. Быел ул илнең 50дән артык төбәгеннән төрле милләт халыкларын җыйды. Ун көн дәвамында алар үзләренең милли-мәдәни үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, тормыш рәвеше, мәдәнияте, сәнгате, алар яшәгән төбәкнең кабатланмас урыннары, табигать һәйкәлләре — кыскасы, бар асылы белән таныштырды.
26 августта исә фестиваль мәйданчыгына Башкортстан Республикасы хуҗа булды. Биредә бу көнне Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көне кысаларында күпсанлы эшлекле һәм мәдәни чаралар үтте.
“Зарядье” фестивалендә Башкортстан Республикасы көне чараларын ачып, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов әлеге чараның төбәкара бәйләнешләр үсешендә һәм дуслык-кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуда гаять мөһим әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.
– Башкортстан әлеге мәртәбәле форумда даими катнаша, һәм бу, үз чиратында, республикада туризмны һәм милли-мәдәни бәйләнешләрне арытаба үстерүгә булышлык итә. Мондый мөмкинлек тудырган өчен Урыс география җәмгыятенә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Әлеге проектта алга таба да шулай бердәм булып катнашу гомум ил күләмендә туризмның ныклы үсеш алуы белән билгеләнер, дип ышанам, – диде үз чыгышында Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев.
Фестиваль кысаларында “Сабантуй” спорт-уен программасы, мавыктыргыч мастер-класслар, Башкортстанның туризм потенциалын тәкъдир итү, туризм буенча лекцияләр оештырылды. Кинозалда исә күренекле башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Таганок отряды” һәм “Валериан Альбанов – Франц-Иосиф җирләренә” фильмнары күрсәтелде.
Ә инде Башкортстан Республикасы көне кысаларында республиканың сәнгать осталары әзерләгән зур концерт программасы башкалада яшәүче якташларыбыз өчен дә, мәскәүлеләргә һәм шәһәр кунакларына да, чын мәгънәсендә, иң чагу бәйрәм бүләге булды.
Башкала фестиваленең төп сәхнәсендә Башкортстанның йөзек кашы булган “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең атказанган артистлары Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, халыкара конкурслар лауреатлары Тимур Рамазанов, Илдар Абдуллин, Алисә Йомагалиева, Әлфия Нигъмәтуллина, “zainetdin” шоу-проекты, “Хәзинә” этно-төркеме чыгыш ясадылар. “Бишбармак” оркестрының һәм Полина Кобец җитәкчелегендәге “UZORiТСА” төркеменең чагу чыгышлары да тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Гомумән, Урыс география җәмгыяте фестивален оештыручылар билгеләвенчә, Башкортстан Республикасын иң колачлы һәм чагу мәдәни программа аерып торды. Башкорт һәм Башкортстан халыкларының бай мәдәнияте тәкъдим ителгән тугыз сәгатьлек концерт программасында 150дән артык артист катнашты. Программаны оештыру өчен 40 киловатт тавыш, 50 яктыртучы прибор, 100 квадрат метрда диодлы экран таләп ителде.
– Бүген без Мәскәү үзәгендә, Кызыл мәйдан янәшәсендә үз төбәгебезне тәкъдир итәбез, Башкортстан Республикасының бай мәдәни мирасын күрсәтәбез. “Зарядье” фестиваленең төп сәхнәсендә көн дәвамында Башкортстан артистлары чыгыш ясый, ә башкорт тирмәсе урнашкан этно-ихатадан, гомумән, бүген кеше өзелми. Биредә осталарыбыз үзләренең эшләрен, кул сәнгате әйберләрен тәкъдим итә, алар килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну тудыра, – диде чарадагы чыгышында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Ун көн дәвам иткән Урыс география җәмгыятенең V “Зарядье” фестивалендә Башкортстан Республикасы үткәргән эшлекле һәм мәдәни программага, Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көне чараларына Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов та югары бәһа бирде.
– Без әлеге чара нәтиҗәләреннән канәгать. Безнең Башкортстан ихатасында бу көннәрдә миллионлап кеше булды. Һәм башкала кешеләрен һәм кунакларын безнең төбәк һәм мәдәният белән таныштырачак күргәзмә әле тагын берничә көн дәвам итәчәк. Бүген Башкортстанның туризм потенциалын тәкъдир итү чарасында да зал тулы иде. Башкортстан очраклы гына Русиянең иң нык җәлеп иткән тәүге ун төбәге исемлегенә керми. Бу җәһәттән Урыс география җәмгыяте фестивале төбәкләр үзләрен күрсәтә алсын өчен искиткеч яхшы чара булып тора. Биредә без үзебезнең мәдәниятне дә, туризм потенциалын да – Янгантау һәм Торатау геопаркларын тәкъдир иттек – тулы куәтендә күрсәтә алдык, дип уйлыйм. Коллегаларыбыз белдерүенчә, инде бүген үк кешеләр Башкортстанга тур алу, аның шифаханәләрендә ял итү, гомумән, туризм максатында безнең төбәккә килү белән кызыксына. Шуңа да алдагы чорда Башкортстанга туризм агымы бермәбер артыр дип ышанам, – диде Азат Бадранов.
Бу җәһәттән беренче вице-премьер Урыс география җәмгыятенең мөмкинлекләрен максималь дәрәҗәдә нәтиҗәлерәк файдалану зарурлыгын сызык өстенә алды. Әйткәндәй, ул белдерүенчә, инде бүген үк Урыс география җәмгыятенең Мәскәү үзәгендәге офисын һәм фирма кибетен Башкортстан товарлары белән тулыландыру буенча колачлы эш җәелдерелгән. Бу да төбәкне пропагандалауга һәм аңа туризм агымын арттыруга булышлык итәчәк.
Ә шулай да, безнең карашка, Урыс география җәмгыяте фестиваленең иң төп нәтиҗәсе аның башкалабыз Мәскәүнең “илебез йөрәге һәм бар илләр халкының тынычлык терәге” статусын тагын да ныгытуга булышлык итүендә, шул югарылыкта аны дөньяга танытуында булды! Чөнки моңа социаль-икътисади иминлегебез, рухи-мәдәни бөтенлегебез генә түгел, дәүләтчелегебез, аның киләчәге дә нигезләнгән!
Илдар Фазлетдинов.