+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 сентябрь 2022, 08:55

Александр Шельдяев Премьер-министр урынбасары итеп тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры итеп Александр Шельдяев билгеләнде.  

Александр Шельдяев Премьер-министр урынбасары итеп тәгаенләндеАлександр Шельдяев Премьер-министр урынбасары итеп тәгаенләнде
Александр Шельдяев Премьер-министр урынбасары итеп тәгаенләнде

Белешмә:
Шельдяев Александр Николаевич 1981 елның 14 мартында Саратов өлкәсенең Карловка авылында туган. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә яңадан әзерлек узган.
Хезмәт эшчәнлеген 2003 елда Башкорт дәүләт аграр университетының өлкән фәнни хезмәткәре булып башлый.
2004 елда - «ГАЛС» җәмгыятенең сервис хезмәте инженеры.
2005-10 елларда - гомум бүлекнең әйдәп баручы белгече; Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының ТЭК үсеше, икътисад, ВЭС һәм сәүдә тармакларын координацияләү бүлеге консультанты, баш консультанты.
2010 елда - Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары.
2010 елда - «Башмелиоводхоз» идарәсенең баш инженеры.
2010-14 елларда - координация-аналитика бүлеге киңәшчесе; инновацион үсеш, фән, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр бүлеге мөдире урынбасары; икътисади үсеш бүлеге мөдире урынбасары; Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының икътисади үсеш департаментын планлаштыру һәм территориаль үсеш бүлеге мөдире.
2014-19 елларда - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының икътисади үсеш департаменты директоры.
2019 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары.
2019-2022 елларда - Башкортстан Республикасының сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры.
Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас