+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 сентябрь 2022, 06:55

“Урал-батыр” паркы күп гаиләләрнең яраткан урыны булачак!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районында яңа парк төзелүе турында социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.

“Урал-батыр” паркы күп гаиләләрнең яраткан урыны булачак!“Урал-батыр” паркы күп гаиләләрнең яраткан урыны булачак!
“Урал-батыр” паркы күп гаиләләрнең яраткан урыны булачак!
“Әбҗәлил районының Әскар авылыннан ерак түгел буш урында шундый матур күңел ачу паркы төзиләр. Ул “Урал-батыр” дип атала, һәм тиздән монда балалар өчен уен мәйданчыклары, тау чаңгысы комплексы, тюбинг өчен трасса, кафе, форель хуҗалыгы, шарлавык һәм башка бик күп нәрсәләр барлыкка киләчәк.
Болар барысы да — безнең эшкуарлар башлангычы буенча. Компания вәкилләрен “Инвестиция сәгате”нә проект перспективалары һәм без күрсәтә алырлык ярдәм турында сөйләшү өчен чакырдым. Комплекс ачылгач, һичшиксез, киләчәкмен – биредә туристлар өчен менә дигән урын барлыкка килергә тиеш”, — дип яза республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас