+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2022, 13:30

Башкортстанда туризм нинди юнәлештә үсәчәк?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстанда туризм нинди юнәлештә үсәчәк?Башкортстанда туризм нинди юнәлештә үсәчәк?
Башкортстанда туризм нинди юнәлештә үсәчәк?

"Ми штурмы" форматында 2,5 сәгатьтән артык Башкортстан туриндустриясе вәкилләре белән аралаштык. Тармак проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштык. Республикада туризмны яхшы дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк яңа үсеш нокталары эшләдек.

Быел Башкортстан федераль ярдәм буенча лидер-төбәкләрнең берсенә әверелде. Без "Ростуризм"нан 336 миллион сум алачакбыз. Киләсе елга планнарда - яңа туристик маршрутлар эшләү, су һәм пляжлар янында ял итү зоналарын төзекләндерү, кемпинглар төзү, яңа инфоүзәкләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган туристлар өчен кирәкле шартлар булдыру.

Шулай ук яңа тәэсирләр һәм ял төрлелеге алу өчен хезмәт күрсәтү спектрын киңәйтәчәкбез һәм яңа туробъектлар булдырачакбыз. Уфа кирмәнен һәм Городище-2 не торгызу вариантларын эшләячәкбез. Бу бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, әмма торгызылганнан соң республика башкаласының визит карточкасы булырга мөмкин уникаль тарихи корылмалар. Русия территориясендә иң борынгы шәһәрнең музей комплексы һичшиксез яңа туристларны җәлеп итәчәк.
Инфраструктура объектлары төзелешен тизләтү өчен барлык бюрократик процедураларны яңадан карарбыз һәм документларны килештерү вакытын кыскартырбыз.

Туристлык объектларына даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның вариантын эшлибез. Ял итүчеләр барлык гамәлдәге программалар турында белә алачак бердәм мәгълүмати платформа төзибез.

Без палаткалы ял, этно-экологик туризм, авыл туризмын, теге яки бу продуктны әзерләү процессына кешеләрне җәлеп итеп, заманча һәм тарихи туризм үстерәчәкбез. Һәр ведомствода әлеге юнәлешне үстерү өчен җаваплы кешене беркетәбез.

Башкортстанны һәм туробъектларны популярлаштыру өчен, эшкуарларга маркетингка чыгымнарны субсидияләү программасын эшләячәкбез”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас