+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Сентября 2022, 12:30

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү ничек бара?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров киңәшмә үткәрде, анда гражданнарны 2019-23 елларга авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программаны һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру барышы каралды.

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү ничек бара?Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү ничек бара?
Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү ничек бара?

Адреслы программаның гамәлдә булуы 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган күпфатирлы 214 йортка кагыла. Шул исәптән 131 йорт дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары катнашлыгында күчерелә.

- Адреслы программаны тормышка ашыру өчен 1,7 миллиард сумнан артык акча бүленгән инде. Шул ук вакытта республика бюджетыннан 93,5 миллион сум акча җибәрелде. Тагын 186,4 миллион сум - муниципаль берәмлекләр бюджетларының җәлеп ителгән акчалары. Калган 1,4 миллиард сум - федераль фонд акчалары. Программада катнашучылар - республикабызның 26 муниципалитеты. Авария хәлендәге торактан күчергәндә яңа бина яки түләү бирелә. 2019 елдан 2021 елга кадәр чорда Башкортстанда халык 58 мең квадрат метрдан артык мәйданнан күчерелде. Биредә без «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән максатлы күрсәткечне 136 процентка үтәдек. Хәзер, адреслы программаның йомгаклау этабын гамәлгә ашырганда, 15 мең квадрат метрдан артык торак төзелә. Төзүчеләр белән контрактлар шартлары буенча гражданнарга бу ел ахырына кадәр күпфатирлы 11 йортта 383 фатир төзү һәм тапшыру планлаштырыла, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас