

2022 ел башыннан Территорияләрне үстерү федераль фонды белән эшләү кысаларында төбәктә яшәүче 1 451 кешегә 4,9 миллиард сум күләмендә акчалата компенсацияләр түләгән. 140тан артык өлешче үз фатирларын алган.
- Сентябрь башына республиканың проблемалы объектларының бердәм реестрында 80 йорт кала. Бозылган хокукларны тергезүне өлешле төзелештә 3,6 мең катнашучы көтә, - дип хәбәр итте Артём Ковшов. - Территорияләрне үстерү фондының күзәтчелек советы Башкортстанның 77 “озын төзелеше”нә карата карар кабул итте. Шуларның 39ы - төзеп бетерү, 38е - компенсация түләү турында.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә проблемалы йортларны төзеп бетерү графигын төгәл контрольдә тотарга кушты.
- Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның йөкләмәсе бар. 2023 ел ахырына без өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезергә һәм бу проблеманы тулысынча хәл итәргә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.