+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2022, 16:10

Радий Хәбиров Уфада "ПромҮзәк" индустриаль паркының үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ПромҮзәк» индустриаль паркында булды. Төбәк җитәкчесе биредә эшләүче предприятиеләр һәм яңа җитештерү корпусы төзелеше барышы белән танышты.  

Радий Хәбиров Уфада "ПромҮзәк" индустриаль паркының үсеш мөмкинлекләре турында фикер алыштыРадий Хәбиров Уфада "ПромҮзәк" индустриаль паркының үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты
Радий Хәбиров Уфада "ПромҮзәк" индустриаль паркының үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты

Индустриаль парк Уфаның Шакша микрорайонында 2014 елда 13,6 гектар территориядә төзелгән. Бу төзекләндерелгән җитештерү, склад, сәүдә һәм офис биналары булган 76 мең квадрат метрдан артык гомум мәйданлы биналар һәм корылмалар комплексы.
Парк резидентлары шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм ала. Ә үсеш алган инфраструктура арендаторларга икенче дәрәҗәдәге проблемаларга игътибарны юнәлтмәскә һәм бизнесны үстерүгә бөтен көчләрне җибәрергә мөмкинлек бирә.
Биредә 13 предприятие эшли, ә 87 оешма мәйданнарны арендага ала. "ПромҮзәк" резидентлары гомумән алганда 1,6 мең эш урыны булдырган.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/157372.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас