

Бу - республика башкаласының 450 еллыгына багышланган юбилей объектларының берсе, аны 2024 елда билгеләп үтәчәкләр.
Төбәк җитәкчесе төзелеш барышы, бизәкләү материаллары үрнәкләре белән танышты. Проект оешмасы вәкиле Андрей Стариков эшләрнең расланган график буенча баруы турында сөйләде. Төзүчеләр фундамент плитаны эшләп бетереп, диварлар торгызуга керешкән.
Объектта берничә сменада 60тан артык кеше эшли. Бинаның гомум мәйданы - 28 мең квадрат метр. Үзәктә спорт комплексы һәм спорт көрәше мәктәбе, амфитеатр белән 3,4 мең урынга исәпләнгән универсаль зал, шулай ук музей каралган.
Яңа спорт учреждениесе базасында көч көрәше һәм спортның башка төрләре буенча халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышлар узачак. Егетләр бер үк вакытта 14 көрәшче келәмендә күнегүләр ясый алачак.
Тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/157390.html
Республика Башлыгы социаль челтәрдә бу темага әһәмиятле пост та урнаштырган: vk.com/wall413272232_872137