+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Сентября 2022, 14:25

Абхазиядә Башкортстан вәкиле эшли башлады

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының иҗтимагый башлангычларда вәкиле Олег Назаров Абхазия Республикасында Сухум шәһәрендә эшли башлады.

Абхазиядә Башкортстан вәкиле эшли башладыАбхазиядә Башкортстан вәкиле эшли башлады
Абхазиядә Башкортстан вәкиле эшли башлады

- Абхазия белән күптән эшлибез. Уфа һәм Сухум - тугандаш шәһәрләр. Хезмәттәшлек турында килешүләр Башкортстанның Бөрҗән һәм Мәләвез районнары белән Абхазиянең Гагры һәм Очамчыр районнары арасында төзелгән.

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының Абхазия Республикасында даими рәвештә катнашуы ике республика предприятиеләренең кооперация элемтәләрен үстерүгә һәм, нәтиҗә буларак, үзара товар әйләнешен арттыруга ярдәм итәчәк, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас