- Быел "Дәүләт хезмәтләре" порталында Башкортстаннан 900 мең яңа кулланучы теркәлде. Шулай итеп, хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлегенә республиканың 2,8 миллион кешесе ия, - дип хәбәр итте төбәкнең дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин. - Уңай динамиканы 2021 елда "Дәүләт хезмәтләре"ндә 100дән артык социаль әһәмияткә ия хезмәт күрсәтелүгә ирешелгән булуы белән аңлатырга мөмкин. Алар арасында - өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга социаль түләүләр рәсмиләштерү мөмкинлеге.
Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, бу елның беренче яртысында иң популяр хезмәт "Табибка язылу" булды. Аның белән 5,6 млн. тапкыр файдаланганнар.
Министр бизнес өчен электрон сервисларны кертү турында да сөйләде. Нигездә, алар җир-милек мөнәсәбәтләре һәм төзелеш белән бәйле. Шулай итеп, "Санлы төзелеш һәм милек" суперсервисын эшләтеп җибәрделәр. Бу - төрле тормыш ситуацияләре буенча тупланган дәүләт хезмәтләре комплексы.
Башкортстан Башлыгы министрлык коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Санлы хезмәтләр кертүнең яхшы темпларын күрәбез. Алар республика халкына бик кирәк һәм күп кенә социаль-икътисади процессларны гадиләштерә, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru