+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 сентябрь 2022, 14:30

Радий Хәбиров Уфада үтәчәк Русия һәм Беларусь Форумын әзерләү буенча киңәшмәдә катнашты

7 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты. Ул Уфада 2023 елда узачак. Киңәшмәне Русия Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьёв үткәрде.

Радий Хәбиров Уфада үтәчәк Русия һәм Беларусь Форумын әзерләү буенча киңәшмәдә катнаштыРадий Хәбиров Уфада үтәчәк Русия һәм Беларусь Форумын әзерләү буенча киңәшмәдә катнашты
Радий Хәбиров Уфада үтәчәк Русия һәм Беларусь Форумын әзерләү буенча киңәшмәдә катнашты

- Русия Федерациясе Советы һәм Беларусь Республикасы Советы эгидасы астында уза торган форум төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән, - дип ассызыклады Русиянең оештыру комитетын җитәкләүче Юрий Воробьёв. - Аның төп бурычы - төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге һәм шушы нигездә дәүләтләрнең якынаюы өчен шартлар тудыру.

Радий Хәбиров зур чарага әзерлек турында сөйләде.

- Безнең республиканың Беларусь белән күптәнге дустанә элемтәләре урнашкан. Шуңа күрә без Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Ивановна Матвиенкога Уфада шундый мәртәбәле чара үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек. Һәм бу инициативаны хупладылар, - диде Радий Хәбиров. - Аңлыйбыз, бу - зур җаваплылык. Форумны әзерләүгә без алдан ук керештек.

Башкортстан Башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга форумның эшлекле һәм мәдәни программасының төп юнәлешләрен тәкъдим итте. Пленар утырыш Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында узачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас