Конгрессны оештыручы - Русия Федерациясе Транспорт һәм Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары ярдәмендә Башкортстан Хөкүмәте.
Билгеләп үтик, беренче халыкара "Транспорт һәм төзелеш" конгрессының партнеры - Беларусь Республикасы. Конгресс эшендә катнашачак рәсми делегацияне Белоруссия Хөкүмәте министры Роман Головченко җитәкләячәк.
Чарада катнашуга Русия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Русия Федерациясе транспорт министры Виталий Савельев, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, «ДОМ.РФ» җәмгыятенең торак өлкәсендә үсеш финанс институты генеральный директоры Виталий Мутко, Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, «Русия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, «Төзүчеләрнең милли берләшмәсе» ассоциациясе президенты Антон Глушков, «Ростелеком» президенты Михаил Осеевский, «Русия тимер юллары» идарәсе рәисе Олег Белозеров, «КамАЗ»ның генеральный директоры Сергей Когогин, «Амкодор»ның директорлар советы рәисе Александр Шакутин һәм башкалар чакырылган. Шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Иран вәкилләренең катнашуы көтелә.
Махсуслаштырылган чара кысаларында алдынгы девелоперлар, экспертлар, төзелеш материаллары җитештерүчеләр, финанс секторы вәкилләре, Русиянең һәм дустанә илләрнең юл-транспорт тармагы компаниясе вәкилләре инвестицион җәлеп итүчәнлек, төбәкара һәм тармакара багланышлар өчен оптималь шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Берничә көн дәвамында чарада катнашучыларны һәм кунакларны бай эшлекле программа көтә - гранд - сессия, түгәрәк өстәлләр, килешүләр имзалау, B2B зоналары эше. Конгресс көн тәртибендә - санлаштыру, үсеш, импортны алмаштыру, шулай ук яңа технологияләр куллану, кризиска каршы чаралар һәм икътисадның әйдәп баручы тармакларына ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре.
Фото: pravitelstvorb.ru