+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2022, 17:45

"Урманнарда янгын булдырмау өстендә эшләячәкбез!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Урманнарда янгын булдырмау өстендә эшләячәкбез!"
"Урманнарда янгын булдырмау өстендә эшләячәкбез!"

"Уфада яңгырлы көннәр булуга карамастан, Урал арьягында янгын куркынычының югары классы дәвам итә. Шуңа күрә бүген без янгын-коткару Ка-32А11ВС вертолетында районнарда янгын торышына мониторинг үткәрдек.

Шулай итеп, Хәйбулла, Зианчура районнарында Башкортстан белән Ырынбур өлкәсе чигеннән очып үттек, анда сентябрь башында ландшафт янгыннары белән авыр хәл туды, нәтиҗәдә йөзләгән гектар җир зыян күрде.

Гомуми маршрут 800 километр тәшкил итте, шуңа күрә Хәйбулла районы Акъяры авылында вертолетны ягулык салу өчен аэропорттан еракта урнашкан кыен урында вертолет эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә торган 6 кубомтер күләмендәге авиация ягулык салучы кулланылды.

Шунысы сөендерә, хәзерге вакытта Башкортостан территориясендә урман янгыннары теркәлмәгән. Янгын куркынычы янаган чорда 445 гектар мәйданда урман янгыннарының 59 учагы барлыкка килгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 39 тапкырга кимрәк. Тик бу тынычланырга сәбәп түгел. Урманнарда янгын булдырмау өстендә тырышып эшләячәкбез!

Исегезгә төшерәм, сентябрьдә һәм октябрьдә шулай ук коры үлән һәм яфраклар аркасында ландшафт һәм урман янгыннары чыгу куркынычы саклана. Әйтик, былтыр урман янгыны 9 октябрьдә теркәлгән", - дип яза Ирек Сәгыйтов.

#командаХабирова

#правительстворазвития

#Башкортостан

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: