+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 сентябрь 2022, 17:50

Алданган өлешчеләргә ярдәм итәчәкләр

Республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы хәбәр иткәнчә, алданган өлешчеләргә акчалата компенсация түләү турында карар кабул ителгән. Түләү буенча Территорияләрне үстерү фондының яңа клиент хезмәтен карарга мөмкин.

Алданган өлешчеләргә ярдәм итәчәкләрАлданган өлешчеләргә ярдәм итәчәкләр
Алданган өлешчеләргә ярдәм итәчәкләр

- Төзелештә өлешләтә катнашып зыян күрүчеләргә түләүгә гариза бирү өчен бүтән банкка барырга кирәкми - кайтаруга документларны турыдан-туры Фонд аша җибәрергә мөмкин. Мондый процедура шулай ук банк-агентка комиссия түләмәү сәбәпле, бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Уфадагы "Зеленая Роща" җәмгыяте торак комплексының алданган өлешчеләре, банк-агентны читләтеп узып, Территорияләрне үстерү фондының яңа клиент сервисыннан файдаланган беренче субъект булып чыкты. Бу хакта Территорияләрне үстерү фондының баш идарәче директоры Константин Тимофеев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Фондның Күзәтчелек советы карары буенча компенсация "Мәскәү" торак комплексы төзелешенә акча керткән 211 гражданга билгеләнде. Түләүләр 2022 елның 19 июлендә башланды. Бүгенгә 190 кеше үз акчасын алды инде. Объект буенча түләүләрнең гомум суммасы 723,6 млн. сум тәшкил итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас