

VI Мәскәү финанс форумы кысаларында Идел буе федераль округында Русия Федерациясе субъектларының финанс органнары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
- Килешү безгә дәүләт финанслары белән идарә итү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, киңәйтергә һәм бердәм бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Идел буе Федераль округы субъектларының Русия Финанс министрлыгы тарафыннан имзаланган килешү Идел буе федераль округына керүче республикаларның (өлкәләрнең, крайларның) финанс органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне, актуаль мәсьәләләр буенча уртак киңәшмәләр, конференцияләр һәм башка чаралар уздыруны, оператив мәгълүмат, тәҗрибә, норматив хокукый актлар белән алмашуны күздә тота.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русиядә беренче тапкыр аерым округның финанс органнары җитәкчеләре тарафыннан хезмәттәшлек турында килешү төзелде, ул куелган бурычларны оператив хәл итүгә ярдәм итәчәк.