

Быел ил аның идарә итүенең җитмеш еллыгын билгеләп үтте - бу барлык Британия патшалары һәм патшабикәләре арасында иң озак патшалык итү вакыты.
Елизавета Икенче бөтендөнья сугышы ветераны булган бердәнбер дәүләт башлыгы да иде.
Британиялеләр өчен Елизавета II корольлек итүнең яхшы традициясе һәм какшамаслыгы символы булды, шуңа күрә аның үлеменнән соң 10 көнлек матәм - ил өчен рәсми чара гына түгел.
Елизаветаны Британия тәхетендә Карл III алыштырачак.
"Русиягә төкерсәгез, ул сөртеп кенә алыр, ә Русия төкерсә - батачаксыз", - дигән бөек ханым...
"Әйдәгез үзебезгә артык җитди карамыйкчы. Безнең беребезгә дә акыл-зирәклеккә монополия берелмәгән". Монысы - күңел дәфтәренә.