+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2022, 05:20

“Югалту ачысын кичерергә ярдәм итәрбез”

Радий Хәбиров махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әнисе янында булды.

“Югалту ачысын кичерергә ярдәм итәрбез”“Югалту ачысын кичерергә ярдәм итәрбез”
“Югалту ачысын кичерергә ярдәм итәрбез”
9 сентябрьдә Учалы районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, махсус хәрби операция барышында һәлак булган кече сержант Тимур Килмөхәммәтовның әнисе янында булып, Роза Дамир кызына генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Тимур Килмөхәммәтов армиядә хезмәт иткәндә 2019 елда хәрби хезмәт узу турында контракт төзи. 2022 елның апрелендә сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Сугышчының әнисе белән әңгәмә вакытында төбәк җитәкчесе республика һәлак булган сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына һәрвакыт ярдәм итәчәге турында ассызыклады. Радий Хәбиров Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Республика кардиоүзәге белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына медицина ярдәме күрсәтү программасын эшләргә кушты.

— Улын һәм ирен югалту — гаилә өчен иң авыр стресс. Безнең иң яхшы егетләр китә. Әти-әниләрдән һәрвакыт без аларга нинди ярдәм күрсәтә алуыбызны сорыйм, — диде Радий Хәбиров. — Безнең табиблар туганнарына һәм якыннарына югалту ачысын кичерергә ярдәм итәр дип ышанам. Бөтен дөнья белән бу гаиләләргә ярдәм итәчәкбез.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас