+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2022, 17:08

"Җитди сөйләшүгә әзер булыгыз!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында "Транспорт сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, төбәк юлларында хокук бозуларны автоматик теркәү системалары үсеше турында фикер алыштылар.

"Җитди сөйләшүгә әзер булыгыз!""Җитди сөйләшүгә әзер булыгыз!"
"Җитди сөйләшүгә әзер булыгыз!"

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, 13 сентябрьгә Башкортстан территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеотеркәүнең 1 680 комплексы эшли. Моннан тыш, ай ярым дәвамында аларга модернизация үтәргә тиешле 54 комплекс һәм планлы ремонттан соң тагын 13 комплекс өстәләчәк. Шулай итеп, аларның гомум саны 1747 комплекска кадәр артачак.

Башкортстанның транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев хәбәр иткәнчә, киләчәктә системалар Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен исәпкә алып үстереләчәк. Аны күптән түгел Башкортстаннан барган коллегалары өйрәнде.

- Автоматик камералар тизлек режимын бозуны гына түгел, - дип билгеләп үтте Мансаф Низакаев. - Каршы хәрәкәт полосасына чыгу, куркынычсызлык каешларын эләктерү һәм юл чатлары үтү кагыйдәләрен бозган өчен дә штрафлар билгели. Мондый хокук бозулар буенча инде берничә мең карар чыгарылган.

Быел башкала урамнары киселешендә 18 комплекс урнаштырылган. Киләсе елга планнарда - Уфада тагын 38 һәм Стәрлетамакта 3 чатны алар белән җиһазландыру.

Киңәшмәдә катнашучылар төбәк транспорт челтәрен үстерүнең иң эре объектларын карадылар. Әйтик, "Урал" М-5 федераль трассасында быел Туймазы һәм Бүздәк районнарындагы 11 километр юлны ремонттан соң файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Ел ахырына кадәр Иглин районында тагын М-5 трассасын реконструкцияләү проекты килештерелергә тиеш. Алдагы елда шулай ук башкаланың Дим районындагы Үзәк урам буенча М-5 трассасыннан Уфага керү юлын реконструкцияләүгә керешәчәкләр. Моннан тыш, республиканың Уфа, Иглин, Благовар, Туймазы һәм Бүздәк районнарында федераль юлның 63 километрлы участогын ремонтлау дәвам итәчәк.

"Идел" М-7 трассасында киләсе елда юл киңлеген алты полосага җиткереп, Уфа районында 10 километрлы участокны реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыралар. Бу юлның тагын 20 чакрымын яңарту 2024 елда тәмамланачак.

Билгеләп үтик, шушы ел башыннан Башкортстанда 2,3 мең юл-транспорт һәлакате булды. Аларда 2860 кеше зыян күрде. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 10,6 процентка кимрәк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 262 кеше тәшкил итте, бу да 2021 ел дәрәҗәсеннән 19,3 процентка кимрәк.

- Юлларыбызга зыян китерүче, халыкның уңайлы хәрәкәтенә комачаулый торган транспорт хуҗалары белән җитди сөйләшәчәкбез, - диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас