+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2022, 17:04

Республиканың кадрлар нигезе - яшьләрдә (видео)

Бу хакта республика Башлыгы социаль челтәрдә яза.

Республиканың кадрлар нигезе - яшьләрдә (видео)Республиканың кадрлар нигезе - яшьләрдә (видео)
Республиканың кадрлар нигезе - яшьләрдә (видео)

"Бүген "Ростех" белән хезмәттәшлектә чираттагы адым ясадык. Дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков белән без җитештерү-укыту үзәгенең мөмкинлекләрен киңәйтергә килештек, - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрдә. - Монда практиканы профильле колледж студентлары уза алачак. Якын арада республика "ОДК-УМПО" җәмгыяте белән тиешле килешүгә кул куячак.

Уфада "Ростех"ның җитештерү-укыту үзәге - уникаль, Русиядә бердәнбер. Анда лабораторияләр, станоклар паркы, өр-яңа җиһазлар бар. Безнең бурыч – балаларны, булачак белгечләрне, нәкъ менә шундый заманча җиһазларда эшләргә өйрәтү. Практикада үзләрен яхшы күрсәтүчеләр мондагы эш урынында беркетелә алачак, шулай итеп без квалификацияле кадрлар кытлыгы мәсьәләсен ябачакбыз. Заводка бик яхшы әзерлекле кешеләр киләчәк, аларны яңадан өйрәтергә кирәкми".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас