

13-17 сентябрьдә «Самородово» шифаханә-сәламәтләндерү лагере базасында узачак йомгаклау ярышларына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 190 яшьармияче килде. IX округ финалының үзенчәлеге - анда Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан составында 24 яшь спортчы белән ике команда катнашуы.
Округ финалында катнашучыларны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин сәламләде.
«Идел буе зарницасы» хәрби-спорт уены 2014 елдан Идел буе федераль округында Русия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында гамәлгә ашырыла, Идел буе федераль округының иң киңкүләм социаль әһәмияткә ия проектларының берсе булып тора.
Фото: pfo.gov.ru