+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 сентябрь 2022, 15:20

Алдынгы төзүчеләр бүләкләнде

Башкортстан Хөкүмәтендә республика төзүчеләрен бүләкләделәр.

Алдынгы төзүчеләр бүләкләндеАлдынгы төзүчеләр бүләкләнде
Алдынгы төзүчеләр бүләкләнде

Бүген, 14 сентябрьдә, Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев республиканың төзелеш өлкәсе алдынгыларын бүләкләде. Тармакның иң яхшы вәкилләренә Башкортстан Республикасының, Хөкүмәтнең Мактау грамоталарын һәм төбәк Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

— Төзелеш тармагы республика һәм ил икътисадының әйдәп баручы секторларының берсе. Башкортстан берничә ел дәвамында илебездә төзелеш тармагы лидерларының берсе булып тора. Республикада планнар зур — 2030 елга 4 млн. квадрат метр торак тапшыру буенча күрсәткечкә ирешергә. Без бу мәсьәләне хәл итә алырбыз, дип уйлыйм, – диде Алан Марзаев.

Премьер-министр урынбасары сүзләренә караганда, санкцияләр басымының катлаулы икътисади шартларында ирешелгән темпларны киметмәскә һәм актив төзелеш алып барырга кирәк. Якындагы елларда республикада гомумдәүләт проектлары кысаларында масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру бурычы тора. Һәм моның өчен республиканың төзелеш комплексы зур потенциалга ия.

Алан Марзаев төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм һәркемгә сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас