

4 сентябрьдә Караидел, Күгәрчен, Чишмә районнарында өстәмә сайлаулар буенча 10 сайлау кампаниясе узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 10 мандатны – “Бердәм Русия” вәкилләре, 1не – КПРФ вәкиле һәм 1 үз-үзен тәкъдим итүче алган.
Бердәм тавыш бирү көнендә – 11 сентябрьдә – сайлаулар 25 районда һәм шәһәр округында узды. 31нче сайлау кампаниясе барышында 61 депутат мандаты тулыландырылды. Сайлауларга халыкның 39,26 проценты килгән. Нәтиҗәдә, “Бердәм Русия” – 53, ЛДПР – 1, үз-үзен тәкъдим итүчеләр 7 мандат алган.
Сайлауларда үз эшләренең реаль нәтиҗәләрен күрсәткән һәм кешеләргә ярдәм итүчеләр җиңүче булды. Башкортстанда узган сайлаулар йомгаклары буенча “Бердәм Русия” бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бу партиянең төбәк бүлеге үткәргән зур эш нәтиҗәсендә барлыкка килгән ышанычның югары дәрәҗәсен күрсәтә. “Бердәм Русия” Русия Президентын һәм Украина территориясендә махсус хәрби операцияне хуплады. Партия тарафыннан Донбасска гуманитар ярдәм, шулай ук Башкортстанда вакытлыча булган ЛНР, ДНР һәм Украина халкына ярдәм күрсәтү оештырылды. Партиянең төбәк бүлеге патронажлыгында баланы мәктәпкә әзерләү акциясе барышынды 198 бала һәм үсмергә ярдәм күрсәтелде, 1 сентябрь алдыннан уку өчен кирәкле ранецлар, язма товарлар, шулай ук мәктәп-спорт формалары алдылар. Шулай ук партия тарафыннан Донбассска 25 гуманитар ярдәм колоннасын җыю һәм җибәрү оештырылды.
Радий Хәбиров сайлауларда җиңүчеләрне котлады, “Бердәм Русия”нең нәтиҗәләрен закончалыклы дип атады, чөнки партия һәрвакыт кешеләр белән булды, шул исәптән пандемия чорында волонтерлар эшен актив оештырды. Хәзер инде 2023 елда үтәсе Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларга әзерлекне башлау зарур.
Фото: bashinform.ru