+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 сентябрь 2022, 07:15

Күршеләр өчен дә түләтерләрме?

Торак-коммуналь хезмәтләргә “яңача” түләү турында өч төп уйдырма.

Күршеләр өчен дә түләтерләрме?Күршеләр өчен дә түләтерләрме?
Күршеләр өчен дә түләтерләрме?
1 сентябрьдә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү буенча Гомумрусия исәпләү кагыйдәләренә төзәтмәләр үз көченә керде. Алар күпсанлы сораулар, бәхәсләр һәм уйдырмалар тудырды. Без чынбарлыктагы хәл торышын ачыкладык.

1нче уйдырма. Башкортстанда фатирга түләү янә арта.


Бу алай түгел. Бернинди тарифлар да күтәрелми, идарәче компаниянең хокуклары һәм бурычлары үзгәрми. Яңалык шунда: 1 сентябрьдән бөтен ил буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү кагыйдәләре үзгәрде. Ләкин барысы да түгел, электр, су һәм су бүлү өчен генә. Бөтен сумма өчен дә түгел, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүгә кагылышлысы гына. Квитанциядә ул ОДН дип күрсәтелә.
Көн саен сез душ керәсез, савыт-саба юасыз, телевизор карыйсыз, залда ут кабызасыз. Болар өчен сарыф ителгән су һәм электр чыгымнарын счетчик күрсәткечләре буенча сез үзегез түлисез. Ләкин подъездны яктыртуга һәм лифт эшенә, этажларда идәннәрне юу өчен суга, җылыту сезоны башланыр алдыннан торбаларны юуга һәм подъезд алдындагы газонны сугаруга тотынылган чыгымнар да бар. ОДН шушы була инде. Йортта яшәүчеләр аны фатирында яшәүчеләр саныннан чыгып түгел, ә аның метражыннан чыгып түли. Торак кодексында шулай язылган, һәм бу кагыйдәне йорт идарәчеләре карары белән дә, милекчеләрнең гомум җыелышы белән дә үзгәртеп булмый.
Мәсәлән, гомумйорт счетчигы бер ай эчендә йортның 1050 литр су исраф иткәнен күрсәткән, ә барлык яшәүчеләр үз счетчиклары буенча сарыф ителгән 1000 литр су өчен отчет тоткан. “Артык” 50 литр су, бу — ОДН.
Элек без, милекчеләр, бу чыгымны өлешчә, нормативлар чикләрендә генә түли идек. Шартлы рәвештә, 30 литрын — йортта яшәүчеләр, калганын идарәче компания түләде. Яңа тәртип буенча хәзер фатир хуҗалары йорт сарыф иткән су һәм электр өчен тулысынча түләячәк. Бу — бердәнбер яңалык, башка үзгәрешләр юк! Подъездны җылытуга ОДНны исәпләгәндә дә бернәрсә дә үзгәрми.
Яңалык турында тулырак Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 3 февралендәге 92нче карарында әйтелә.
Түләү күпмегә артачагын анык кына әйтеп булмый. Әгәр дә йорт ресурсларны сакчыл тотынса, бәлки, бөтенләй дә артмас. Исәпләүнең иң гади ысулы — идарәче компаниягә соңгы елда ОДНның бер айлык мәгълүматларын бирүне үтенеп мөрәҗәгать итү һәм аның нинди сумманы түләгәнен ачыклау. Йортта яшәүчеләрнең чыгымнары, алар биләгән фатирлар мәйданына пропорциональ рәвештә, нәкъ менә шушы күләмгә артачак.
2нче уйдырма. Бурычлы күршеләр өчен дә безме?
Юк, бу дөрес түгел! Әгәр дә күршегез су һәм электр өчен түләмәгән икән, аның бурычларын сезнең өскә салмаячаклар! Сез ОДН өчен генә түлисез. Әйдәгез, күрше Рәшит бабай мисалында нинди вариантлар булырга мөмкинлеген карыйк.
1. Рәшитнең бабайның фатирында счетчик тора. Ул күрсәткечләрне дөрес тапшыра һәм шуның буенча түли, һәм беркемнең дә бернинди соравы юк.
2. Рәшит бабайның фатирында счетчик тора, ләкин ул ялкаулана һәм күрсәткечләрне үз идарәче компаниясенә тапшырмый. Ул очракта аңа түләүләрне күпме тотынганы буенча түгел, ә нормативлар буенча исәплиләр. Һәр муниципалитетта саннар төрлечә. Уфада, мәсәлән, бу айга бер кешегә биш кубометр — салкын һәм өч кубометр кайнар су. Тәү карашка бу кечкенә сан кебек тоела, ләкин чынында уртача гаилә шулкадәр күп су сарыф итми, шуңа күрә бу ОДНга тәэсир итми.
3) Рәшит бабай счетчик күрсәткечләрен шактый киметеп бирә. Өч кубометр су сарыф итә, ә бер кубометр өчен генә отчет бирә. Бу очракта ике кубометр ОДНга китә һәм ул чыгымнар калган намуслы яшәүчеләр җилкәсенә ята.
Моңа каршы ничек көрәшергә? Ким дигәндә ярты елга бер тапкыр су һәм электр белән тәэмин итүчеләр обход ясап, фатирларда шәхси счетчиклар күрсәткечләрен язып алачак. Тапшырылган һәм фактик күрсәткечләр арасында аерма ачыкланса, Рәшит бабайга тиешле сумманы кушып исәпләячәкләр һәм бөтен йортның ОДН өчен түләү суммасы кимиячәк.
Ә счетчикларга төрле хәйләкәр җайланмалар куйган һәм калган кешеләрдән су урлаган каракларга каршы ничек көрәшергә? Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында милекчеләр җыелышы үткәрергә һәм барлык фатирларда да антимагнит пломбалар урнаштырырга киңәш итәләр. Бу арзан һәм бик нәтиҗәле. Иң мөһиме — аның эш принцибын белү һәм ул очраклы эшләп китмәсен өчен саклык чаралары күрү зарур.
4) Иң катлаулы очрак — Рәшит бабайның фатирында счетчик юк, ул беркайчан да кранны япмый, агып утыручы унитазны төзәтергә теләми һәм аңа бөтен микрорайон юынырга килә. Аңа норматив буенча сигез кубометр су өчен түләү исәплиләр, ләкин ул күбрәк сарыф итә. Әйтик, ун кубометр. Бу очракта күршеләре чынында бу фатирда күпме кеше яшәве турында акт төзи ала. Бу акт нигезендә бабайга кулланылган су өчен фатирында яшәүчеләрнең чын саны нигезендә исәп ясалачак.
3нче уйдырма. ОДН өчен бөтенләй түләмәскә мөмкин
Барып чыкмаячак. Бу — фатир милекчеләренең бурычы, һәм ул Торак кодексында язылган. Шуңа күрә ОДН өчен түләмәү, фатир өчен коммуналь түләүләрне түләмәү кебек үк, хокук бозу буларак карала, һәм коммуналь ресурслар белән тәэмин итүче, бу акчаны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Шул ук вакытта...

Милекчеләр җыелышын ничек үткәрергә?
– Күпфатирлы йортта җыелышны теләсә кайсы милекче башлангычы белән җыя алалар. Аны идарәче компания белән бергә үткәрү яхшырак, чөнки милекчеләр исемлеге һәм аларның фатирдагы өлешләре турында мәгълүмат кирәк булачак. Бу бик мөһим, чөнки тавышлар фатирлар буенча түгел, ә квадрат метрлар буенча санала. Чынлыкта, 100 квадрат метрлы бер фатир хуҗасының тавышы 25 квадрат метрлы дүрт фатир милекчеләренең тавышына тиң.
– Барлык милекчеләргә дә ким дигәндә 10 көн алдан җыелыш турында хәбәр итү зарур.
– Бөтен йорт белән бер урында бер вакытта җыелу мәҗбүри түгел. Җыелышта читтән торып катнашырга да мөмкин. Ягъни иреклеләр фатирлар буйлап йөреп, кешеләрдән имза җыячак.
– Әгәр анда 50%+1 квадрат метр милекчеләр тавыш бирсә, җыелыш үткән булып санала. Беркетмәне идарәче компаниягә һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмага тапшырырга кирәк.
 
Фото: anapa-spravka.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас