+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Сентября 2022, 07:04

Радий Хәбиров яңа рубрика ача

Төбәк Башлыгының социаль челтәрдәге яңа сәхифәсе - #Продуктбашкортстана

Радий Хәбиров яңа рубрика ачаРадий Хәбиров яңа рубрика ача
Радий Хәбиров яңа рубрика ача

Анда урындагы җитештерүчеләр – әлеге проект дипломантлары турында сүз барачак.

- 10 елга якын "Башкортстан продукты" Башкортстан һәм Русия базарларында республика предприятиеләре продукциясен күрсәтә һәм алга этәрә. - дип яза Радий Хәбиров. - Хәзер анда 600дән артык төрле товар җитештерүчеләр катнаша. Шуларның берсе белән таныштырасым килә.

Уфадан «Умка» компаниясе – гаилә бизнесы үрнәге. Менә 20 ел инде предприятие балалар үстерү җайланмалары, йомшак модульләр, махсуслаштырылган балалар җиһазлары, сенсор бүлмәләре һәм балалар бакчалары өчен җиһазлар җитештерә. Бүген биредә 14 кеше эшли.

Компанияне Крепановская Майя Абделәхәт кызы оештырды. Ул 17 ел мәктәптә укыта һәм, язмышында кискен борылыш ясап, үз компаниясе һәм бизнесын булдыра

"Башкортстан продукты" сату географиясен киңәйтергә, җитештерү күләмнәрен арттырырга, сатып алучыларның үзебездә җитештереләгән товарларга карата кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә. Анда катнашу бушлай. Барлык детальләр - сайтта http://productrb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас