

Бүген "Уфа-арена" боз сарае мәйданчыгында "Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе" Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы башланды. Конкурс "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында уздырыла һәм «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы мәйданчыкларының берсе буларак билгеләнә.
Өч көн дәвамендш Русиянең 18 төбәгеннән һәм 30 муниципаль берәмлегеннән 55 транспорт оешмасы вәкиле үз талантларын күрсәтәчәк.
Ярышлар 10 тонналы һәм 10 тоннадан артык автомобиль классларында уза.
Конкурсның приз фонды 1 млн. сум тәшкил итә.
Ачылу тантанасының мәртәбәле кунаклары арасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзав, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев һәм башка рәсми кешеләр бар иде.
Алан Марзаев катнашучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән сәламләде һәм катнашучыларга башка төбәкләрдәге хезмәттәшләреннән иң яхшысын алырга теләде.