

Волонтерлар 89 яшьлек Зәлиф Суфиян улы Шәрәфлисламовны эзли. Ул Благовар районының Шарлык авылында яши, быел 13 сентябрьдә өйдән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый.
Билгеләре: буе 152 сантиметр, чал чәчле, зәңгәр күзле. Аклы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк, кара трико, кара галошлар кигән.
«БашРегионСпас» эзтабарлар отряды хәбәр иткәнчә, Зәлиф Суфиян улы медицина ярдәменә мохтаҗ.